Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Ап-ак карлы, могҗизалы Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын.