Алар арасында язучы Факил Сафин аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Факил Сафин - танылган прозаик, журналист филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук А. Алиш, А. Грибоедов исемендәге әдәби премия, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Әдәбиятка ул бай тормыш тәҗрибәсе белән килә. Аның иҗатында романнар, повестьлар, трилогияләр, публицистик мәкаләләр, шигырьләр, пародияләр бар. Ул кеше язмышына аеруча тирән үтеп керә, вакыт сулышын тоя, татар халкы алдында торган проблемаларны күтәрә.
Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер, мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Наркомания авыруының асылын аңлату, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 3 гыйнвар көнне “Наркомания-үлем яки чынбарлык” дигән исем белән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнашты.
Баландыш авыл китапханәсендә җылы һәм дустанә рухта «Яңа ел викторинасы!» үкәрелде. Уен барышында балалар төрле бәйгеләрдә катнашты, Яңа ел белән бәйле викторина сорауларына җавап бирде. Кыш турында мәкаль, табышмакларны искә төшерделәр, тылсымлы башваткыч чиштеләр һәм «Китаплы Кар бабай» уенында катнаштылар.
3 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә драматург Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга карата «Галиәсгар Камал – татар театрына нигез салучы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплары куелды. Галиәсгар Камал оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Яңа ел - һәркемнең яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. 31 декабрь көнне Айдар авылы мәдәният йорты каршында "Кил Яңа ел, изгелегең белән!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен китапханәче Фаляхова Алсу һәм мәдәният йорты директоры Фаляхова Резеда театральләштерелгән тамаша, күңелле конкурслар, уен-ярышлар, концерт номерлары оештырдылар. Уеннарда актив катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Яңа ел кичәсен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа еллар килсен бәхет алып”-дигән исем астында үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр, юмор, уеннар белән үрелеп алып барылды. Кичә ахырында Яңа ел лотереясы уйнатылды.
Теләче җирлекара китапханәсендә кышкы каникул вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, “Кышкы күңел ачулар” дигән исем астында мавыктыргыч чара үткәрелде.
Яңа ел каникулларында Иске Җөри модель китапханәсендә балалар белән “Новогодний мультфейерверк” дип исемләнгән мультфильм күрсәтү сәгате узды. Яңа ел мультфильмнары балаларга могҗизаларга һәм игелекле көчләрнең һәрвакыт җиңүенә ышанырга мөмкинлек бирә. Мультфильм караган вакытта балалар поп-корн белән сыйландылар. Әкиятне караганнан соң балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр.
Онытылган, әмма күп буыннарга таныш һәм яраткан китаплар укучылар белән яңадан танышырга тели. Укыган һәр китап кеше хәтерендә онытылмас эз калдыра. Һәр китапның үз тарихы, үз сюжеты бар, ул безгә белем тупларга, аларны сакларга һәм башка буыннарга тапшырырга ярдәм итә. Китапханәчеләр чарада катнашучыларга балалар язучыларының искиткеч әсәрләре турында сөйләделәр. Яшь укучылар чара барышында чемодандагы онытылган китапларны карадылар, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр. Ахырда барысыда үзенең яраткан китаплары белән уртаклашып, шулардан өзекләр укыдылар.
Казаклар авыл клубында, китапханә белән берлектә "Яңа елга яңа өметләр белән!” дип исемләнгән бәйрәм чрарасы узды. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы булмаса, нинди яңа ел бәйрәме булсын инде? Алар барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котладылар, эшләрендә уңышлар, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Беренче минутлардан алар бәйрәм кәефен тудырдырып, бәйрәм дәвамында төрле котлаулар җиткерделәр. Бәйрәмдә катнашучылар Кыш Бабай, Кар Кызының күңелле уеннарында һәм конкурсларында бик теләп катнаштылар.