Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалалары Рәхмәт көне акциясендә катнаштылар. Малайлар һәм кызлар балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре белән открыткалар бүләк иттеләр.
Әкиятләр безне могҗизалар булган тылсымлы дөньяга алып керә. Аның ярдәмендә без дөньяны танып беләбез, яхшылыкны һәм яманлыкны, дөреслекне һәм ялганны аерырга өйрәнәбез. Ә кышкы каникул көннәрендә әкиятләр укымыйча һич мөмкин түгел!
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 17 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм!
Ныклы сәламәтлек, зур уңышлар,
барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.
Якынлашып килүче Яңа 2024 ел Сезнең өчен,
игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын,
тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен.
Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,
киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!
27,28,29 нчы декабрьдә мәктәпләрдә күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар бәйрәмдә иң көтеп алынган кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Алар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, чыршы тирәсендә әйләнделәр, күңел ачтылар. Ата-аналар балаларының чын күңелдән бәхетле елмаюларын күреп сөенделәр. Барлык балалар да Кыш бабайдан Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алдылар. Яңа ел һәр кешегә сәламәтлек, тынычлык, бәхет-шатлыклар алып килсен!
Бәйрәмне ничек кенә үткәрсәгез дә, һәркем бу көннең истәлеген иң якты һәм тылсымлы фотосурәтләрдә калдырырга тели. Бәйрәм алдыннан Айдар авыл китапханәсендә “Яңа ел безгә килә!» дип исемләнгән яңа ел фотозонасы булдырылды.
Бәйрәмнең искиткеч атмосферасын саклап калу һәм фотоальбом битләрегезне матур фотолар белән бизәү өчен сезне Яңа ел фотозонасына китапханәгә чакырабыз!
Яңа ел - тылсымлы да, серле дә бәйрәм, чөнки бу көннәрдә урамнарда, оешмалар каршында пәйда булган карлы-бозлы сыннарны, җемелдәтеп бизәлгән биналарны күргәч, кайда әкият бетеп, кайда чынбарлык башланганын абайламый да башлыйсың. Айдар авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр. Күңел җылысы биреп ясалган кар сыннары бәйрәм тәмамланганнан соң да яхшы кәеф саклап калырга ярдәм итәчәк.
15 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр илдә «Россия балалар Кыш бабае» акциясе уза. Бүген , 2023 елның 28 декабрендә, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе активистлары әлеге акциягә кушылды. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы булып киенделәр һәм безнең мәктәп укытучыларын котладылар. Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Беренчеләр хәрәкәте" яңа 2024 ел алдыннан бәйрәм атмосферасын тудырды һәм педагогларның кәефен күтәрде.
Казаклар авыл китапханәсендә "Коррупцияне син ничек аңлыйсың?" дип исемләнгән профилактик әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында укучылар «коррупция» төшенчәсен аңладылар, аның формалары һәм һәр граждан өчен нәтиҗәләре белән таныштылар. Укучылар илебездәге коррупция тарихын анализладылар һәм бу күренешнең борынгы тамырлары барлыгын ачыкладылар.