Татарстанда хәзерге вакытка 443 меңнән артык кеше хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына (ЭТК) остенлек биргән. Бу 2020 елдан башлап шулкадәр хезмәткәр үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында язмаларны электрон формага күчерү турында гариза язган дигән сүз. Әлеге санга беренче тапкыр эшкә урнашканда электрон кенәгә ачылган 106 меңгә якын татарстанлы өстәлә. Нәтиҗәдә, электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән татарстанлыларның гомуми саны 549 мең кешегә җиткән.
Тәҗрибәле публицист-журналист булу өстенә ул күпсанлы әдәби әсәрләр-хикәяләр, повестьләр, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбиятка ул узган гасырның җитмешенче елларында килә. Теләче үзәк китапханәсендә әдипнең туган көне уңаеннан "Киң йөрәкле Гаффар" исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар язучының иҗаты, тормыш юлы белән якыннан күргәзмә аша таныша алалар.
Шулар арасында дөньяның барлык почмакларында бәйрәм ителә торган бер бәйрәм бар. Бу бәйрәм барлык халыкларны да берләштереп, могҗиза көтәргә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, бу Яңа ел. Әлеге бәйрәм алдыннан 27 декабрь көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Табышмаклар һәм Могҗизалар иле» дигән күңел ачу сәгате уздырылды.
Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә язучының тормышы һәм иҗаты буенча китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә даими йөрүче актив укучыларыбыз китаплардан өзекләрне кычкырып укыдылар, язучының тормыш юлы белән таныштылар.
Иң тылсымлы бәйрәм - Яңа ел якынлаша! 26 нчы декабрьдән Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ак карларың, ак хисләрең белән, хуш киләсең, әйдә, Яңа ел!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Яңа ел һәрвакыт серле һәм кабатланмас бәйрәм булып исәпләнә. Аннан чыршы, әкият, могҗизалар, балачак исе килә. Китап күргәзмәсенә төрле яшьтәге укучыларга адресланган популяр язучыларның иң яхшы романнары, шулай ук яңа ел шигырьләре, әкиятләр куелды. Әлеге китаплар укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Шармыш авыл китапханәчесе яшь укучыларны "Яңа ел китап белән килсен!" дип исемләнгән күргәзмә-әңгәмәгә чакырды. Балалар Яңа ел персонажлары Санта Клаус һәм Кар кызы, Чыршы һәм Карбабай турында маҗаралы хикәяләр, көлкеле шигырьләр, әкиятләр белән танышты. Шулай ук балаларга "Салават Купере", "Саша и Маша", "Мурзилка" кебек матур журналлар тәкъдим ителде.
Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре, якыннары тәбрик итте.
Китапны кыйммәтле әйбер итеп саклаганнар һәм буыннан буынга тапшырганнар. Китаплар кешене яшьтән үк каршы ала һәм гомер буе озата бара. Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Китапларның - якын дусты, булсын иде һәр бала” дигән темага әдәби сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга китапханә турында кызыклы фильм күрсәттеләр һәм берничә кызыклы факт сөйләделәр, бергә кызыклы әкиятләр, хикәяләр дә укыдылар.
22 декабрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Халкыбыз йолалары-тәрбия чыганагы», дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Буыннан-буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Шулай ук тәрбия сәгатендә катнашучылар татар бизәкләре, милли киемнәр белән дә таныштылар. Чарада катнашучылар милли һәм дини бәйрәмнәр турында да белделәр.
25 нче декабрьдә Алан урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече Ханафиева М.Ф. һәм полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча өлкән участок вәкаләтлесе Алексеев Руслан Сергеевич катнашты. Алар әти-әниләргә кышкы каникул чорында балалар тарафыннан мөмкин булган хокук бозулар турында сөйләделәр.