ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2023 ел
җомга

30 сентябрь көнне без илебез өчен яңа бәйрәм – Донбасс һәм Новороссиянең Россия белән берләшүе көнен билгеләп үтәбез. Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре бу көнгә багышланган «Земля, что нас с тобой взрастила» дигән темага танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларга «Донбасс – мы сила – это Россия» исемле презентация күрсәтелде. Алар Новороссийск тарихы, хәрби җиңүләр, төбәк географиясе белән таныштылар, Россия тарихы буенча виртуаль сәяхәт иттеләр. Мондый чараларны үткәрү Ватанга мәхәббәт, аның өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Когда мы едины – мы непобедимы» исемле мәгълүмат сәгате узды. Чарада катнашучыларга Донецк, Луганск халык Республикасының, Запорожье һәм Херсон өлкәсенең Россия белән кушылуы, ни өчен шулай булганы һәм бу хәзерге сәяси вәзгыятькә ничек тәэсир иткәне турында мәгълүмат бирелде.

Ахырында балалар 30 сентябрь бөтен Россия халкы өчен мәңгегә хакыйкать, гаделлек һәм берләшү көне булачак дигән нәтиҗәгә килделәр.

Иске Җөри  авылы модель  китапханәсендә 1 сыйныфлар  өчен “Китап йорты китапханә” дип исемләнгән библиографик дәрес үтте. Китапханәчеләр балаларны яңа китаплар белән таныштырды, китапның һәрчак  әйбәткә өйрәтүен, хезмәт сөючән, күркәм  кеше булып үсәргә  ярдәм итүен сөйләде. Китапларны саклап тоту кагыйдәсен аңлаттылар. Укучылар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шәтке авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган "Картаямыни соң йөрәк?" дип исемләнгән кичә булып узды.  Кичә авылыбыз имамының коръән укуы белән башланып китте. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Фәрит Габдуллаҗан улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга бәхетле картлык, күнел тынычлыгы теләде. ООО “Агролак” җитәкчесе Фәрит Фарукович та үзенең теләкләрен җиткерде. Өлкәннәр үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авылыбызның спонсорлары ярдәме белән  табын әзерләнде.

Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләр онытылмасын өчен, Казаклар авыл китапханәчесе авыл клубы мөдире белән берлектә «Көзге ассорти» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.

Балалар көз иленә сәяхәт иттеләр.Төрле күңелле уеннарда катнаштылар, кызыклы биремнәр чиштеләр, көз турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Көзге бәйрәм чарасы балалар күңеленә бик тә хуш килде.

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендәге балалар тырышлыгы белән әзерләнгән  “Әбекәй, алтыным, минем бик якыным!”  дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Бәйрәмне карарга төркемгә йөрүче балаларның әбиләре, дәү әниләре , бабайлары  килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Соңыннан бергәләп чәй эчү оештырылды.

“Батыр” спортзалында 2009 елгы һәм аннан да кечерәк кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 4 кызлар командасы (барлыгы 46 укучы) катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1нче октябрь өлкәннәр көне уңаеннан бүген Теләченең беренче номерлы  балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.

Субаш авыл китапханәсендә “Тамчы” тугәрәгенә йөрүче балалар  белән ачык һавада "Табигать – тиңсез хәзинә" дигән экологик сәгать  уздырылды. Биредә туган як табигатенең матурлыгы турында фикерләр алышынды. Китапханәче Россиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясының байлыгын ачучы китаплар буенча күзәтү үткәрде. Нәни дусларыбыз  агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмакларны чишүдә дә актив катнаштылар. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк. Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Сентябрь  аеның җылы бер көнендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә “Табигатьнең сихри мизгеле” дип исемләнгән экскурсиядә табигатьне күзәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International