ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2023 ел
җомга

9 декабрь  көнне Пушкин картасы буенча Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә  хатын-кызларның милли баш киемен ясау һәм чигү буенча мастер–класс үткәрелде. Әлеге чара  “Калфак - безнең милли бизәгебез” дигән китап күргәзмәсе янәшәсендә узды. Китапханәче укучыларны калфаклар, аларны чигү тарихы белән таныштырып, милли баш киемен тегү һәм  бизәү серләре белән уртаклашты.

Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырлыкларын ачып бирә.

10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы бара. Шул унайдан 8 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Язмышларга буйсынмас җаннар» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырга мөмкин.

9 декабрь Ватан Геройлары көне уңаеннан  Шәтке авыл китапханәсендә «Ватан геройлары без сезнең белән грурланабыз»дигән тарихи сәгать узды. Яшь укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ул турыдан-туры Изге Георгий Победоносец орденын булдыру белән бәйле. 1812 елгы Ватан сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорыннан данлыклы герой-орденлыларның исемнәрен белделәр.Безнең заман геройлары - авылыбызның Чечен һәм Әфган сугышлары геройлары белән таныштылар.

 Китапхандә  тематик күргәзмә эшләнде.

Бу көнгә Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Коррупциягә каршы бергә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең нәрсә аңлатканын, аның мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында белделәр.

8 нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә  Пушкин картасы кысаларында «Әдәби батл» викторинасы үткәрелде. Әдәби батлда  иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышты. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. «Кем күп укый, ул күп белә», «Шигъри минут», «Шигырьне дәвам ит» «Таратыгыз, укыгыз» викторина-разминкаларында  актив катнаштылар.

2023 елның 12 декабрендә МБМБУ  Шәмәрдән 3 нче  “Салават күпере” балалар бакчасы базасында   «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү эшен оештыру» темасына  республика күләм семинары узды. Әлеге семинарда  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе  Биккинина Р.Р. катнашты.

 Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. “Куркынычсыз Яңа ел!” дигән темага әңгәмә үткәрде.

2007 елдан бирле  9 декабрьдә билгеләп үтелә бу көн. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан  8 декабрь көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният  хезмәткәрләре   «Ватанның данлы уллары» дигән темага батырлык дәресе үткәрделәр. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар.  Китапханәче  аларга "Ватан Геройлары китабы"н файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән даһи затлар, герой-пионерлар турында сөйләде.

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында районкүләм халык фольклоры «Милли хәзинә» фестиваль-конкурсы игълан ителде. 7 нче декабрь көнне «Милли хәзинә» район фестиваль-конкурсы кысаларында Баландыш авыл жирлеге үзешчәннәре концерты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International