ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Узган атна азагында һәм ял көннәрендә безне аномаль һава торышы сынады. Бериш көннәрне 30-35, төннәрен 40-42 градуска кадәр суытты. Шуңа да карамастан, районыбызның авыл мәдәният йортлары, клублар үзләренең эшчәнлекләрен туктатмадылар.

Әлеге ярышларда балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.

Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак. 

Бу көн 2004 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. 5 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Стоп, коррупция!" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Анда укучыга  коррупция турында вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат, буклетлар, ришвәтчелек проблемасы чагылдырылган әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмәдәге А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Гроза», «Пучина”,  Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.

Беренче сыйныф укучылары өчен Казаклар авыл китапханәсендә “Китапханә - тылсымлы дөнья” дип исемләнгән экскурсия узды. Балалар китапханәдә күпме китап саклануын, аларның кайсылары балалар өчен икәнен белделәр. Балалар китап дөньясына сәяхәт иттеләр, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, «формуляр», «абонемент»ның нәрсә икәнен белделәр. Китапханәче китапларның кайда һәм нинди тәртиптә торырга тиешлеген, теге яки бу китапны ничек табарга кирәклеген сөйләде.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында районкүләм халык фольклоры «Милли хәзинә» фестиваль-конкурсы игълан ителде. 7 декабрь көнне Баландыш авыл жирлеге (Урта Мишә һәм Баландыш авыллары) үзешчәннәре катнашында бик матур кичә үткәрелде.

Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Коррупция -  ул бозыклык, намуслы булып яшик!» дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырды. Катнашучылар «Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?" дигән темага фикер алыштылар. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе,  тарихы, төрләре, коррупция турында законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды.

6 декабрьдә  Арча 11нче балалар бакчасы  базасында "Голосок - Көмеш тавыш - 2023" Республика балалар вокаль бәйгесенең финал туры узды, нәтиҗәләре буенча Теләче 3нче балалар бакчасы зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре “Нәни энжеләр” коллективы (тәрбиячеләре Хузина Р.Г.,Мингазова Г.Р.) "Көчле тавыш " номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды. Котлыйбыз!!!

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базысында район тәрбиячеләре өчен " Финанс грамоталылыгы баскычлары буенча беренче адымнар "дигән семинар узды.

Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International