Иске Җөри авылы модель китапханә хезмәткәрләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе 3 сыйныф укучылары өчен «Минем дүрт аяклы дустым» темасына рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсның төп бурычы: балаларның игътибарын йорт хайваннарын саклау проблемаларына җәлеп итү, үз йорт хайваннарына мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм аларга сакчыл мөнәсәбәт күрсәтү. Балалар үз йорт хайваннары турында рәсемнәр һәм кечкенә күңелле хикәя әзерләделәр. Әлеге чара бик тә кызыклы узды һәм балаларда уңай тәэсирләр генә калдырды.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе мөмкинлекләре чикле булган авылдышы Галлямова Фидания янына барып очрашты. Китапханәче Фиданияне матур китаплар белән сөендереп күчтәнәчләр бүләк итте.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә 1 төркем инвалид Алсу Габидуллина янына очрашуга барып кайттылар. Җылы әңгәмә вакытында Алсу үзенең яратып башкарган кул эшләре белән таныштырды, матур җырлар җырлады. Китапханәче җитәкчелегендә килгән кунаклар да әзерләп алып килгән күчтәнәчләрен тапшырып, җырларын бүләк итте.
Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы.
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә ыргак белән бәйләү буенча “На пути к мастерству” дип исемләнгән мастер-класс узды. Чарада катнашучылар җепне, ыргакны сайларга, ыргакны дөрес тотарга, элмәкләрне җыярга өйрәнделәр. Китапханәчеләр һәр бала янына килеп, элмәкләп һәм баганалап бәйләү серләренә өйрәттеләр.
6 нчы декабрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе проекты кысаларында VI тапкыр үткәрелүче “ Мәктәп театрына киң юл!” дип исемләнгән конкурс - фестиваль узды. Фестивальдә барлык мәктәпләр дә актив катнашты. Әлеге театр бәйгесендә яшь артистларыбыз 3 төркемдә ярыштылар.
6 декабрь көнне Батыр спорткомплексында волейбол буенча 2008 нче елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 4 егетләр командасы катнашты.
Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Әлеге датага карата 6 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Батырлар янәшәбездә” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чарада бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, укучылар геройларның батырлыкларын күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнардан белделәр. Бу чара илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырылды.
5 декабрьдә, Инвалидлар декадасы кысаларында, Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре акциягә кушылып, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның йортларында булдылар. Очрашу вакытында мәдәният хезмәткәрләре укучыларына китап-журналлар гына түгел, кызыклы бүләкләр дә алып килделәр. Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм итү, аларга җәмгыять тормышында тулы кыйммәтле һәм тигез хокуклы катнашуны тәэмин итү өчен оештырылган. Мәдәният хезмәткәрләре алар белән төрле темаларга аралашып, үзләренә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.
Шул уңайдан 5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә авыл яшьләре өчен каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Китапханәче халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре һәм "Каз өмәләре" турында сөйләде, каз каурыеннан май канаты ясау серләре белән уртаклашты. Барысы да кызыксынып май канаты үрде һәм әниләренә, әбиләренә бүләк ясады.