2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Шул уңайдан  5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә авыл яшьләре өчен каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Китапханәче халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре һәм "Каз өмәләре" турында сөйләде, каз каурыеннан май канаты ясау серләре белән уртаклашты. Барысы да  кызыксынып май канаты үрде һәм әниләренә, әбиләренә бүләк ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International