Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул уңайдан 5 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә, Валиахметов Нуриәхмәт һәм Исмагилова Гөлнирәләрнең өйләренә бардылар. Аларның хәлләрен сорашып үзләренең күчтәнәч пакетларын тапшырдылар. Шушы әз генә игътибар да мөмкинлекләре чикле апаларның, абыйларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.
Билгесез солдат көне Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле көн, ул 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне Сауш авыл китапханәсендә "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дигән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада балалар әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
Баландыш мәдәният йортында “Мәктәп театрына киң юл!” дип исемләнгән VI районкүләм театр фестивале булып узды. Анда Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы 1- 4 нче сыйныфлар төркемендә 1 урынны яулады. Без балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
3 декабрь Россиядә 8 нче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. "Беркем дә, бернәрсә онытылмый!" Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Китапханәдә тематик китап-күргәзмә ясалды.
Билгесез солдат көне - безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата. 3 декабрь илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора. Без бу истәлекне буыннан-буынга тапшырырга һәм сакларга тиешбез. Әлеге тарихи дата уңаеннан Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре “Үткәнеңне бел, хәзерге белән яшә, киләчәк турында уйла!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырдылар.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!” исемле патриотик дәрес үткәрелде. Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Китапханәче укучыларга бу искә алу көненең тарихы турында сөйләде.
3 декабрь - Россиядә Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шул максаттан 3 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре обелиск янында “Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача мәгълүмат бирде. Ахырдан укучылар “Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк куйдылар.
Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә дә “Батырлыгың синең мәңгелек!” исемле патриотик сәгать үткәрелде. Чара укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә икәнен искәртеп узылды. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.
4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәчәкләр, пенсия хокуклары, аларның формалашу тәртибе белән таныштырачаклар, булачак пенсия турында яшьтән үк кайгырту һәм "ак хезмәт хакы" алып эшләү кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары А.Ф.Заббаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы бадминтон Шәхси Кубогы дүртенче турының зона этабында катнаштылар. Ярыш йомгаклары буенча призлы урыннарны Заббарова Фәридә (2 урын), Хәйретдинов Ибраһим (3 урын) һәм тренер үзе, Заббаров А.Ф. - 3 урын алдылар. Котлыйбыз!