9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Коррупция -  ул бозыклык, намуслы булып яшик!» дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырды. Катнашучылар «Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?" дигән темага фикер алыштылар. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе,  тарихы, төрләре, коррупция турында законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды. Нәтиҗәдә, барысы да коррупция - икътисади үсешкә киртә һәм аңа каршы көрәшү өчен, иң беренче чиратта, үзеңнән башларга һәм тирә-юньдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International