Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базысында район тәрбиячеләре өчен " Финанс грамоталылыгы баскычлары буенча беренче адымнар "дигән семинар узды. Педагоглар балаларны икътисади тәрбияләүдә предметлы - үстерелешле тирәлек мохитнең роле турында фикер алыштылар, икътисади тәрбияне мәгариф эшчәнлегенә интеграцияләү мөмкинлекләрен карадылар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталылыгы нигезләрен формалаштыруның технологияләре, ысуллары һәм алымнары белән таныштылар. Районның Туган якны өйрәнү музее директоры Имамиева Ф.М. семинарда катнашучыларга акчаның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, нумезматика буенча экспонатларның күчермәләрен күрсәтте. Семинарда зурлар, мәктәпкәчә яштәге һәм уртанчылар төркем тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре актив катнашты, Сезгә зур рәхмәт белдерәбез.