Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Җылы сүзгә мохтаҗ һәркем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз Ф. Яруллин китаплары һәм авылдашыбыз 1 төркем инвалид Шакурова Миләүшәнең кул эшләре куелды. Китапханәгә килгән укучыларыбыз әлеге күргәзмә белән бик кызыксынып таныштылар. Фәнис Яруллинның шигырьләрен кычкырып укыдылар.