“Китапханә - тылсымлы дөнья”

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Беренче сыйныф укучылары өчен Казаклар авыл китапханәсендә “Китапханә - тылсымлы дөнья” дип исемләнгән экскурсия узды. Балалар китапханәдә күпме китап саклануын, аларның кайсылары балалар өчен икәнен белделәр. Балалар китап дөньясына сәяхәт иттеләр, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, «формуляр», «абонемент»ның нәрсә икәнен белделәр. Китапханәче китапларның кайда һәм нинди тәртиптә торырга тиешлеген, теге яки бу китапны ничек табарга кирәклеген сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International