ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә Россия киносы көненә багышлап "Книги, живущие в фильмах" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда танылган һәм яраткан рус фильмнары төшерелгән сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Әдәби әсәрләрнең экранда күрсәтелүе һәрвакыт кызыксыну уята, яраткан персонажларны "чынбарлыкта" күрергә, китап укыганда барлыкка килгән хисләрне яңартырга мөмкинлек бирә. Басма битләрендәге фильм геройлары белән танышу – китап укуга кызыксыну уяту өчен яхшы мөмкинлек.

23 августта балалар язучысы, новеллист, публицист, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулды. Татар язучысы яшүсмерләр өчен башка телләргә тәрҗемә ителгән бик күп хикәя, повестьлар язуы белән дә танылган. 26 август көнне Айдар авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышланган “Серле каләм иясе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - мәктәп тормышы, төрле ситуацияләргә эләккән яшүсмерләр турында. Күргәзмәдә язучының биографиясе, иҗаты, дәүләт бүләкләре, китаплары белән танышырга мөмкин иде.

30 августта күпмилләтле Татарстан бар кешене берләштерә торган бәйрәм – Республика көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Татарстан - тынычлык һәм дуслык иле" исемле тематик чара үткәрде. Китапханәче балаларга республиканың бай тарихы, Татарстанның бөтен илгә данлыклы булган истәлекле урыннары, үз эшчәнлекләре белән туган җирләрен данлаган күренекле шәхесләре турында сөйләде.

25 август - җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан 24 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча күзәтү үткәрелде.

25 август көнне җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсендә «Хыялый балачак» берләшмәсе әгъзалары өчен батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга «Җәлилчеләр» дигән презентация күрсәтелде. "Сатмас егет илен алтын - көмешләргә" исемле китап күргәзмәсендә М. Җәлил, А.  Алиш китаплары һәм аларның тормышы, эшчәнлеге турында әдәбият тәкъдим ителде. Балаларга аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.

30 августта безнең республика халкы – Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Ватаным, даным, Татарстаным!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмә  укучыларны Татарстанның хәзерге тормышы һәм тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, туган якның матурлыгы һәм табигый байлыгы, безнең республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Шармыш авыл китапханәсендә “Татарстан – частица великой России” исемле мәдәни чара үткәрелде. Әлеге чара татар халкының милли мәдәнияте, тарихы, туган як традицияләре белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар күп кенә станцияләрне үтеп, иҗади биремнәргә җавап бирделәр.  Милли бәйрәмнәр: Сабантуй, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре турында мәгълүмат алдылар. Бу чара өчен "Культура и быт Татарстана" исемле күргәзмә дә эшләнде.

1 июньнән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс йорт ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган масштаблы «Китапстан» проектына Айдар авыл китапханәсе укучылары да кушылды. "Китапстан" - башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге Китап марафоны.

25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 79 ел тулды.  1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш,  Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.

Әлеге датага карата Урта Мишә авылы китапханәсендә "Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чарага килүчеләргә китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр турында сөйләде. Укучылар М. Җәлилнең шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясалдылар. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре - безнең йөрәк түрендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International