«Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар»

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Олы Нырсы китапханәсендә «Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар» дигән әдәби дәрес узды. Чара барышында балалар язучыларның үз әсәрләрендә хайваннар турында сөйләве турында белделәр, китапханәче китапханә фондыннан китаплар тәкъдим итте. Балалар табигатькә, хайваннарга нинди мөнәсәбәттә булу, аларга ничек ярдәм итү кагыйдәләре белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук үзләренең йорт хайваннары һәм аларны ничек караулары турында сөйләделәр. Кызлар һәм малайлар тематик конкурсында актив катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, «Әдәби зоопарк» уенын уйнап, әкиятләрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International