ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Белгәнебезчә Теләче мәктәбендә бик зур төзелеш эшләре бара. Мәктәпкә тоташтырып яңа  янкорма төзелә. Өч катлы сыйныф бүлмәләрен үз эченә сыйдырган бинада төзелеш эшләре инде төгәлләнү алдында.

Бу истәлекле датага Күкчә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләрнең батырлыгы турында күп фактлар сөйләде. Чарада катнашучылар игътибарына шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Күргәзмәгә килүчеләрнең аларның тормышы, иҗаты белән танышу, шулай ук шагыйрьләрнең фаҗигале, әмма данлы язмышы турында белү мөмкинлеге булды. Катнашучылар белән бергә бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партитясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге тарафыннан оештырылган “Авыл китапханәләренә китаплар” китап укучылар декадасы кысаларында Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Китап сөючеләр көне”нә багышланган  очрашу булып узды.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә узган Белем бәйремендә республикадан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 14 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус-тату, матур гомер кичерә. Районыбыз халкы әлеге бәйрәмне күтәренке кәеф, матур хезмәт күрсәткечләре белән каршы ала.

Аны гомер бәйрәме белән якыннары, район җитәкчеләре тәбрик итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы көне уңаеннан, муниципаль районнар арасында узган республика смотр-бәйгесе җиңүчеләренә машина ачкычлары тапшырды.


25
август, 2023 ел
җомга

24 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында ​ яшьләр өчен Теләче районы Казаклар авылында туган мәгърифәтче, педагог, дин белгече, энциклопедист, бөтен гомерен Көнчыгыш һәм ислам тарихына багышлаган Равил Үтәбай - Кәримигә багышланган чара узды. Кунаклар галимнең биографиясе һәм Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Төркиядә, Франциядә, АКШта, Япониядә, Германиядә, Казахстанда яхшы танылган мәкаләләре һәм хезмәтләре белән таныштылар. Кунаклар игътибарына китапханәдә саклана торган Равил Үтәбай - Кәриминең фотосурәтләре, документлары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителде.

2023 елның 22 августында район мәдәният йортында «Төп юнәлешләр һәм сыйфат күрсәткечләре контекстында 

Теләче муниципаль районында мәгариф торышы» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Төп доклад белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International