"Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит" яки “БумБатл” акциясе булып узды.

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел, кәгазь калдыклары җыю ул әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе дә. Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында яңадан "Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит" яки “БумБатл” акциясе булып узды. Әти - әниләр, балалар, педагоглар белән берлектә барлыгы 510 кг макулатура җыелды. Ә бу ким дигәндә 5 агачны саклап калачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International