ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Теләче үзәк китапханәсе "Милләт өчен туган көрәшчеләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә укучыларга җәлилчеләрнең тормыш юлы, Муса Җәлилнең иҗаты, «Моабит дәфтәре» китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында мәгълүмат бирә. Без Ватаныбызның һәм халкыбызның якты киләчәге өчен гомерләрен батырларча биргән геройларның исемнәрен истә тотарга тиешбез.

Китапханәчеләрнең һәр килүе – китап сөючеләр өчен көтеп алынган, алар китапханә хезмәтләреннән бик теләп файдаланалар һәм киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәләр.   Укучылар үзәк китапханә хезмәткәрләренә еш килүләре һәм китапларга кызыклы күзәтү ясаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Дәрес барышында китапханәче балалар белән  юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләште. Һәркайсыбызга урамда  юл аркылы чыгарга туры килә, җәмәгать транспортыннан файдаланабыз,  велосипедта йөрибез, ягъни без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрә һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

Өч төсле флаг Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелгән.  22 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә иллюстратив күргәзмә ясалды. Китапханәче Россия флагы тарихы, аның тарих һәм дәүләт реформалары барышында үзгәрүе турында таныштырды. Күргәзмә барлык төр китап укучылар өчен дә файдалы булды.

Дүрткә бүленгән ел фасыллары вакыт җитү белән берсеннән аерылып, елның башка вакыты үз хокукларына керә.

22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Традиция буенча бу көнне Шәтке авылы китапханәсендә “22 август Роосия Федерациясе Дәүләт флагы көне” дип исемләнгән рәсемле китап - күргәзмә эшләп килә. Китапханәче китап укучыларны әлеге күргәзмәдәге материаллар, Россия флагы тарихы белән таныштырып тора.

        2022 елдан башлап  Социаль фонд  гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары турында  мәгълүмат бирә. Быел мондый хәбәрнамәләрне Татарстан Республикасында яшәүче 36 980 кеше,  Байконур шәһәрендә яшәүче 430 граждан алган инде.

Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Бердәм белем бирү мәйданы: сыйфатлы белем һәм тәрбия өчен яңа мөмкинлекләр» темасына география укытучылары утырышы узды. Утырыш кысаларында 2022-2023 уку елына методик оешманың эшенә анализ ясалды, укытучыларның, РМБ җитәкчесе Шәйхетдинова Г.Х.  һәм методист Сахабиева Г.М. чыгышлары тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына план кабул ителде.

Бу – барлык буыннар бәйрәме, халкыбызның дан символы. Ул безнең илнең бәйсезлеген һәм суверенитетын гәүдәләндерә, Ватаныбызның героик тарихын һәм лаеклы киләчәген берләштерә.
Баландыш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Россия минем Ватаным"- дигән исемдә мәгълүмат сәгате үткәреп, яшьләрне Дәүләт флагының тарихы белән таныштырдылар.

Туган як. Туган туфрак. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халкының көнкүреше, гореф - гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бер өлеше булып тора. 23 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үз җиреңне ярат, үз тарихыңны хөрмәт ит” исемле темага патриотик чара үткәрелде. Авыл тарихы турында әзерләнгән альбом һәм папкалардан күргәзмә куелды. Шулай ук чара әлеге тема буенча презентация күрсәтү белән дә үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International