Китапханәче чарада катнашучыларны бишек җырларының тарихы белән таныштырды. Ул татар авылларында киң таралган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләде. Зур тәрбияви көчкә ия булган бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Аудиоязмада Роберт Миңнуллин сүләренә язылган “Тал бишек”, Дәрдемәнд сүзләренә язылган “Бәллү” җырларын тыңладылар. Мөхәммәдиева Сиринә Муса Җәлилнең “Кызыма” шигырен укыды. Чара барышында “Халык авыз иҗатында бишек җырлары” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.