ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Ул 1943 елда Курск сугышында совет гаскәрләренең җиңүенә багышланган. Курск дугасындагы сугыш Бөек Ватан сугышында да, Икенче бөтендөнья сугышында да төп бәрелешләрнең берсе була. Курск сугышы 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам итә.

Күргәзмәдә Татарстан халыкларының тарихын, күпмилләтле мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган китаплар, альбомнар һәм вакытлы матбугатлар тәкъдим ителде. Басма һәм вакытлы матбугатны карап, Татарстан тарихы турында күп мәгълүмат алырга була. "Республика Татарстан", "Казанские Ведомости" газеталары хәзерге Казан һәм тулаем республика тормышы турында сөйли. "Татарстан" журналы - татарстан халкының мәдәнияте һәм тормышы серләрен ача.

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Дәүләт флагы тарихы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйрәм Бөек Россиябез өчен горурлык хисе уята.

Бу бәйрәм бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Россия флагы-дәүләтләр маягы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара башында китапханәчеләр  укучыларга илебез байрагы турында мәгълүмат бирделәр. Очрашу ахырында балалар илебез символикасын рәсемнәргә төшерделәр.

Борынгы заманнардан ук оста кул эшчеләренең энәсе киемнәр ясарга гына түгел, ә аларны орнаментлар белән дә чигәргә ярдәм иткән. Чигү катлаулы җайланмалар таләп итми, тукыма, җеп һәм энә белән генә эш итә һәм шуңа күрә халык тарафыннан яратып кабул ителә. Татар йортының эчке бизәлешендә чигелгән әйберләр зур урын алып тора.

Беренче өлеш әңгәмә рәвешендә булды. Анда  китапханәче дуслык турында шигырьләр укыды, балаларга дуслыкның нәрсә икәнен, чын дусның нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Ахырдан балалар мавыктыргыч һәм кызыклы уеннар уйнадылар, күңел ачтылар.

18 август көнне МББУ-Теләче урта мәктәбе базасында инглиз теле укытучыларының “Педагогның һөнәри эшчәнлеге сыйфаты- заманча белем бирү сыйфатын тәэмин итүнең төп шарты” темасы астында август киңәшмәсе узды.

Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде.

1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч - куәт символы булып тора. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бүген - Россия флагы көне” исемле мәдәни чара үткәрделәр. Чарада “Җәүһәр” клубына йөрүчеләр катнаштылар. Китапханәче аларга флагның төсләре нәрсәләр аңлатканын сөйләп үтте. Катнашучыларыбыз горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде дигән теләктә калдылар.

17 августта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен "Халык мәдәнияте традицияләрендә киләчәк кыйммәтләре" дигән темага август киңәшмәсе булып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International