Бөек Җиңү өчен горурлык һәм аның өчен түләгән коточкыч бәя турында истәлек беркайчан да халык хәтереннән югалмаячак.

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Ватан өчен көрәшкән  ватандашларыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул вакыйгаларда катнашучыларның күбесе - тыл хезмәтчәннәре, сугыш ятимнәре һәм сугыш балалары. Тыл хезмәтчәннәре дип фронтка 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр эшләгән һәм ярдәм иткән 10 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне атыйлар. Күкчә авылында Бөек Ватан сугышы ветераны - Сабирҗанова Таисия Павловна яши. Октябрьдә аның туган көне. Бу көн хөрмәтенә Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре ветеран янына барып, бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International