Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Хисамутдинова Ләйсән һәм Шәмсетдиновлар гаиләсе "Гасырлар дәвамында яңгыра, Туган тел!" дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә иҗаты конкурсында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр. Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Милли ата-аналар ассоциациясе, гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау оешмасы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә Рәсәйнең 18 төбәгеннән 2000ләп гаилә катнашты. Алар арасыннан 40 гаилә финалга чыкты. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән әзерләнгән бүләкләү тантанасы бүген, 20 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә "Рәсәй Федерациясе халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле » конференциясе кысаларында үтте. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!