Өч төсле флаг Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелгән. 22 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә иллюстратив күргәзмә ясалды. Китапханәче Россия флагы тарихы, аның тарих һәм дәүләт реформалары барышында үзгәрүе турында таныштырды. Күргәзмә барлык төр китап укучылар өчен дә файдалы булды.
Дүрткә бүленгән ел фасыллары вакыт җитү белән берсеннән аерылып, елның башка вакыты үз хокукларына керә.
22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Традиция буенча бу көнне Шәтке авылы китапханәсендә “22 август Роосия Федерациясе Дәүләт флагы көне” дип исемләнгән рәсемле китап - күргәзмә эшләп килә. Китапханәче китап укучыларны әлеге күргәзмәдәге материаллар, Россия флагы тарихы белән таныштырып тора.
2022 елдан башлап Социаль фонд гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары турында мәгълүмат бирә. Быел мондый хәбәрнамәләрне Татарстан Республикасында яшәүче 36 980 кеше, Байконур шәһәрендә яшәүче 430 граждан алган инде.
Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Бердәм белем бирү мәйданы: сыйфатлы белем һәм тәрбия өчен яңа мөмкинлекләр» темасына география укытучылары утырышы узды. Утырыш кысаларында 2022-2023 уку елына методик оешманың эшенә анализ ясалды, укытучыларның, РМБ җитәкчесе Шәйхетдинова Г.Х. һәм методист Сахабиева Г.М. чыгышлары тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына план кабул ителде.
Бу – барлык буыннар бәйрәме, халкыбызның дан символы. Ул безнең илнең бәйсезлеген һәм суверенитетын гәүдәләндерә, Ватаныбызның героик тарихын һәм лаеклы киләчәген берләштерә.
Баландыш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Россия минем Ватаным"- дигән исемдә мәгълүмат сәгате үткәреп, яшьләрне Дәүләт флагының тарихы белән таныштырдылар.
Туган як. Туган туфрак. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халкының көнкүреше, гореф - гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бер өлеше булып тора. 23 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үз җиреңне ярат, үз тарихыңны хөрмәт ит” исемле темага патриотик чара үткәрелде. Авыл тарихы турында әзерләнгән альбом һәм папкалардан күргәзмә куелды. Шулай ук чара әлеге тема буенча презентация күрсәтү белән дә үрелеп барды.
Ул 1943 елда Курск сугышында совет гаскәрләренең җиңүенә багышланган. Курск дугасындагы сугыш Бөек Ватан сугышында да, Икенче бөтендөнья сугышында да төп бәрелешләрнең берсе була. Курск сугышы 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам итә.
Күргәзмәдә Татарстан халыкларының тарихын, күпмилләтле мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган китаплар, альбомнар һәм вакытлы матбугатлар тәкъдим ителде. Басма һәм вакытлы матбугатны карап, Татарстан тарихы турында күп мәгълүмат алырга була. "Республика Татарстан", "Казанские Ведомости" газеталары хәзерге Казан һәм тулаем республика тормышы турында сөйли. "Татарстан" журналы - татарстан халкының мәдәнияте һәм тормышы серләрен ача.
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Дәүләт флагы тарихы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйрәм Бөек Россиябез өчен горурлык хисе уята.