Бу бәйрәм бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Россия флагы-дәүләтләр маягы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара башында китапханәчеләр укучыларга илебез байрагы турында мәгълүмат бирделәр. Очрашу ахырында балалар илебез символикасын рәсемнәргә төшерделәр.
Борынгы заманнардан ук оста кул эшчеләренең энәсе киемнәр ясарга гына түгел, ә аларны орнаментлар белән дә чигәргә ярдәм иткән. Чигү катлаулы җайланмалар таләп итми, тукыма, җеп һәм энә белән генә эш итә һәм шуңа күрә халык тарафыннан яратып кабул ителә. Татар йортының эчке бизәлешендә чигелгән әйберләр зур урын алып тора.
Беренче өлеш әңгәмә рәвешендә булды. Анда китапханәче дуслык турында шигырьләр укыды, балаларга дуслыкның нәрсә икәнен, чын дусның нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Ахырдан балалар мавыктыргыч һәм кызыклы уеннар уйнадылар, күңел ачтылар.
18 август көнне МББУ-Теләче урта мәктәбе базасында инглиз теле укытучыларының “Педагогның һөнәри эшчәнлеге сыйфаты- заманча белем бирү сыйфатын тәэмин итүнең төп шарты” темасы астында август киңәшмәсе узды.
Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде.
1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч - куәт символы булып тора. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бүген - Россия флагы көне” исемле мәдәни чара үткәрделәр. Чарада “Җәүһәр” клубына йөрүчеләр катнаштылар. Китапханәче аларга флагның төсләре нәрсәләр аңлатканын сөйләп үтте. Катнашучыларыбыз горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде дигән теләктә калдылар.
17 августта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен "Халык мәдәнияте традицияләрендә киләчәк кыйммәтләре" дигән темага август киңәшмәсе булып үтте.
Секция эше педагогик хезмәткәрләрнең район август киңәшмәсе кысаларында үткәрелде. Утырышның темасы - "Мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлеген Федераль белем бирү программасына ярашлы рәвештә планлаштыру". Секция эшендә балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.
Игенче, итекче, кисүче, чигүче, зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, нәфис әйберләр эшләүче һәм шундый бик куп һөнәрләр арасында балта остасы да бар… Халкым тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылган, һәм сокланырлык итеп көн итә дә белгән.
Әлеге дата - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Россия флагы – горур җилферди” дигән чара үткәрелде. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Чара барышында балалар флагның иң беренче ничәнче елда рәсми статуска ия булуын, төсләре нәрсәне аңлатканын белделәр. Ахырдан балалар флаг рәсемнәре ясадылар.