Кул көрәше буенча Хадиуллин Хаким Каниф улы призына район беренчелеген үткәрде.

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

2023 елның 21 октябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2009-2010, 2006-2008 нче  елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча Хадиуллин Хаким Каниф улы  призына район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 8  мәктәптән 162  укучы катнашты.

 

2009-2010 елгы егет-кызлар арасында гомумкоманда урыннары:

1 урында- Теләче 

2 урында-  Иске Җөри

3 урында- Кече Кибәхуҗа мәктәпләре

 

2006-2008 елгы егет-кызлар арасында гомумкоманда урыннары:

1 урында- Теләче 

2 урында-  Югары Кибәхуҗа

3 урында- Иске Җөри мәктәпләре

 

Барлык җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, ә призер командаларга “Ак Барс Банк” ның Теләчедәге офисы җитәкчесе Мортазин Фидәил Гәбделәхәт улы тарафыннан истәлек бүләкләре, җиңүче командага Кубок та тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International