Бу көннәрдә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм жыеп озатылды.

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Район халкы, оешмаларда эшләүчеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр дә изге эштән читтә калмады. Теләчеләрнең бердәмлеге белән төзелеш материаллары, азык-төлек, хужалык кирәк-яраклары да байтак җыелды. Җыелган ярдәмне тутырып зур йөк машинасы зур юлга кузгалган иде. Теләчеләрнең ярдәме ияләренә барып иреште. Алар район халкына олы рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International