Район семинары узды.

2023 елның 21 октябре, шимбә

2023 елның 17 октябрендә Баландыш төп мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз теле дәресләрендә коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру» темасына район семинары узды.

Инглиз теле укытучысы Заббарова Гөлнара Нәҗип кызы 9 нчы сыйныфта ачык дәрес һәм 1 нче сыйныфта  түгәрәк эшчәнлеген күрсәтте.

Семинар түгәрәк өстәл артында укучыларны олимпиаданың муниципаль этабына һәм республика конкурсларына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышу белән тәмамланды, педагогларга аттестациянең яңа тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International