“Көзнең якты төсләре”

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән “Көзнең якты төсләре” дигән мастер-класс үткәрделәр. Көз - иҗат итү өчен искиткеч матур вакыт, бары тик фантазияне эшкә җигәргә кирәк. Төрле төстәге яфраклар, ботаклар, җиләкләр, нарат күркәләре. Көз көне ишегалдында, урманда нинди кызыклы әйбер очратырга була, барысы да кулдан ясалган әйбер (поделка) өчен туры киләчәк.

Мастер-класста балалар төрле материаллардан поделка ясау өчен иң популяр техника һәм аның белән эшләү кагыйдәсен өйрәнделәр. Бүген алар “көзге агач” аппликациясен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International