18 нче гимназия базасында "Авыл укытучысы-2023"республика конкурсының йомгаклау этабы узды.
Конкурс агымдагы елның 1 февраленнән сентябренә кадәр узды. Ул авыл укытучыларының һәм тәрбиячеләренең методик һәм һөнәри күнекмәләрен ачыклауга юнәлдерелгән.
Быел "Авыл укытучысы" бәйгесе 10 тапкыр уза. Конкурска 173 эш килгән. Алардан укытучылар һәм тәрбиячеләр дәресләренең иң профессиональ эшләнмәләрен сайлап алдылар.
Бүген жюриның компетентлы әгъзалары алдында өченче турда узган һәр катнашучы балалар белән мәктәптә һәм балалар бакчасында дәресләр үткәрде.
Безнең районнан финалистлар арасында Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зинур Зөфәр улы да бар.
Зиннур Зөфәр улы 3 нче урынны алды! Алга таба да уңышлар телибез!