Олы Мишә урта мәктәбе базасында “Юлларда иминлекне саклыйк!” дип исемләнгән район бәйгесендә катнашкан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 5 нче сыйныф укучысы Гилазова Тәнзилә бәйгедә “Әдәбият” номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Тәнзиләне зур җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.