Бәйрәм музыка залында күңелле музыка белән башланды. Беренче булып үз бәйрәмнәрен икенче төркем тәрбияләнүчеләре күрсәтте. Балалар көз турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. "Шалкан" әкиятен күрсәттеләр. Барлык балалар да уңай эмоцияләр алдылар һәм бәйрәмнән канәгать калдылар.
Зурлар төркем балалары көз турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, зонтиклар белән бию башкардылар. Бәйрәм тәмамлангач, тәрбияче Хуҗина Р.Г. балаларны котлады, аларга һәм әти-әниләренә "көзге эшләнмәләр" конкурсында катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм дипломнар тапшырды.