30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бу бәйрәм көн түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. Әлеге датага бәйле рәвештә,  28 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе Фаляхова А.Г. мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган «Тарих эзен саклый җирдә үткәннәр кайтавазы”  дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.

Яшүсмерләр ил тарихының фаҗигале битләре, меңләгән кешенең нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалтканнары турында белделәр.  «Онытылмый, онытылмас вәхшилек корбаннары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша шул давыллы еллар турында сөйләгән китаплар, журналлар, мәгълүмати материаллар,  туган якларыннан  кеше яшәмәгән җирләргә сөрелгән авылдашлар һәм “Халыкка кайтарылган исем” китабы буенча күренекле якташыбыз Рәүф Сабиров  турындагы истәлекләр белән таныштылар. 

Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу   үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белеп яшәү өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International