3 декабрь көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә «Сезне хәтерлиләр, сезне беләләр, сезнең белән горурланалар» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Билгесез солдат көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларында һәм башка хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, шулай ук хәбәрсез югалган батырларны искә алу максатыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды һәм бер минутлык тынлык урнаштырылды. Ватаныбызны саклап, үз гомерләрен кызганмаган солдатларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яши, шушы изге мирасны, буыннардан-буыннарга тапшыру — безнең иң изге һәм җаваплы бурычыбыз.
1-10 декабрь көннәре инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Күп очракта инвалидларны физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дип кабул итәләр, әмма аларның күбесе көчле рухлы, тормышны сөючән һәм сокланырлык үрнәк булып яшиләр. Алар һәр көнне кадерләп, шатланып, тормышның һәр мизгелен яратып үткәрәләр. Шундый якты шәхесләрнең иҗатын һәм тормыш юлын яктырту максатыннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Игелек кылыйк җиһанга» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикле язучыларыбыз Фәнис Яруллинның китаплары һәм авылдашыбыз, 1 төркем инвалид Шакурова Миләүшәнең кул эшләре тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән укучылар бу күргәзмә белән зур кызыксыну белән таныштылар, Фәнис Яруллинның шигырьләрен кычкырып укып, күңелләренә җылылык һәм илһам алдылар. Әлеге күргәзмә — тормышка мәхәббәт һәм көчле рух белән яшәүче кешеләргә хөрмәт һәм игътибар билгесе булып тора.
Шул уңайдан 4 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Волонтерлар – игелек кылучылар» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада барлык яшь категориясендәге волонтерлар катнашты. Безнең авылда югары дәрәҗәдә гражданлык җаваплылыгы булган һәм махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүдә катнашкан социаль актив гражданнар шактый күп. Аларның тырышлыгы белән Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында маскировка челтәрләре ясау өчен кирәкле материаллар әзерләнде. Моннан тыш, агымдагы ел дәвамында волонтерлар башка төрле ярдәм күрсәттеләр, бу аларның гражданлык җаваплылыгының югары дәрәҗәдә булуын һәм иҗтимагый әһәмиятле инициативаларда катнашырга әзер булуларын күрсәтә.
Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр күп, бу көннәрдә аларга карата аеруча игътибарлы һәм мәрхәмәтле булу мөһим. Әлеге изге декада уңаеннан 4 декабрьдә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. белән берлектә “Тормыш сынавына бирешмә” акциясе кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашлары белән очрашып, аларның хәлен белештеләр һәм җылы сүзләр әйтеп, күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар. Бу күркәм гамәл — авылдашларга хөрмәт һәм ярдәм йөзеннән чыккан изге йөрәк җылылыгы һәм бердәмлек символы булды.
Тамбур сүзе тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегү дигәнне аңлата. Җирнең төрле почмакларында бер үк вакытта барлыкка килгән бу һөнәрнең үзенчәлекле яклары — җепләрнең якты һәм җанлы төсләре, буыннан-буынга тапшырыла торган милли орнаментлар һәм искиткеч осталык белән башкарылган эш техникасы — һәркемдә соклану хисләре уята. Тамбур чигүләрен гадәттә тамбур ыргагы яки энә белән башкаралар.
Бүген Теләче урта мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының икенче туры узды. Теләче, Олы Мишә, Шәтке, Үзәк урта мәктәпләреннән 5 катнашучы мастер-класслар күрсәттеләр. Жюри муниципаль этапта җиңүчене һәм призерларны билгеләде. Җиңүче - Олы Мишә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхабиева Люция Заһит кызы, зона этабында районыбыз данын яклаячак.
2025 елның 8 декабрьдән алып 19 декабрьгә кадәр Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
2025 елның 5 декабрендә Теләче муниципаль районының Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы -2026» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Укытучыларга 2 конкурс сынавы үтәргә туры килде: «Мастер-класс» һәм «Педагогик интервью». Финалда барлыгы 6 педагог катнашты.
Он написал многочисленные лирические, публицистические, сатирические стихи, поэмы и баллады, тематические стихотворные циклы. На протяжении всей жизни и творчества Хасан Туфан никогда не терял глубокой веры в родную страну, народ и поэзию. Его творчество формировалось как своеобразный поэтический мир, опираясь на народную литературу, развивая и расширяя традиции татарской классической поэзии. Также он обогатил татарскую поэзию новым содержанием, новыми ритмическими открытиями и новыми образцами лирической композиции, ставшей классикой.
28 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә әниләр көненә багышланган “Әйдәгез әле, әниләр!” дип исемләнгән күңелле һәм җылы бәйге үткәрде. Бәйрәмгә җыелган барлык әниләрне ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләр белән җылы сүзләр әйтелде. Кичә матур шигырьләр, күңелгә үтеп керердәй моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм сәхнәләштерелгән күренешләр белән бизәлеп, җанлы һәм күңелле мохиттә узды. Әлеге күңелле чарада катнашкан һәр әни күңелендә җылылык, рәхәтлек һәм канәгатьлек хисләре белән таралышты.