1-10 декабрь көннәре инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Күп очракта инвалидларны физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дип кабул итәләр, әмма аларның күбесе көчле рухлы, тормышны сөючән һәм сокланырлык үрнәк булып яшиләр. Алар һәр көнне кадерләп, шатланып, тормышның һәр мизгелен яратып үткәрәләр. Шундый якты шәхесләрнең иҗатын һәм тормыш юлын яктырту максатыннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Игелек кылыйк җиһанга» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикле язучыларыбыз Фәнис Яруллинның китаплары һәм авылдашыбыз, 1 төркем инвалид Шакурова Миләүшәнең кул эшләре тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән укучылар бу күргәзмә белән зур кызыксыну белән таныштылар, Фәнис Яруллинның шигырьләрен кычкырып укып, күңелләренә җылылык һәм илһам алдылар. Әлеге күргәзмә — тормышка мәхәббәт һәм көчле рух белән яшәүче кешеләргә хөрмәт һәм игътибар билгесе булып тора.