Тамбур чигүләре — борынгыдан килгән, төрле халыкларда һәм милләтләрдә киң таралган искиткеч сәнгать төре.

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Тамбур сүзе тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегү дигәнне аңлата. Җирнең төрле почмакларында бер үк вакытта барлыкка килгән бу һөнәрнең үзенчәлекле яклары — җепләрнең якты һәм җанлы төсләре, буыннан-буынга тапшырыла торган милли орнаментлар һәм искиткеч осталык белән башкарылган эш техникасы — һәркемдә соклану хисләре уята. Тамбур чигүләрен гадәттә тамбур ыргагы яки энә белән башкаралар. Матур һәм нәфис стильле чәчәк мотивлары белән бизәлгән алъяпкычлар, күлмәкләр, сөлгеләр һәм яулыклар — бу сәнгатьнең иң күркәм үрнәкләре булып тора. 4 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында тамбур чигү буенча мастер-класс үткәрелде. Тамбур чигү нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрне китапханәче җыйды һәм аларга эш эзлеклелеген адымлап күрсәтте, тамбур чигүнең төп техникасын өйрәтте. Шулай ук чара барышында “Милли стильдәге тамбурлы чигү” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды, анда катнашучылар бу борынгы һөнәрнең төрле үрнәкләре белән танышты. Бу чара тамбур чигү сәнгатенә мәхәббәт уятты, милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International