1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге уза, ул ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көне белән бәйле.

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр күп, бу көннәрдә аларга карата аеруча игътибарлы һәм мәрхәмәтле булу мөһим. Әлеге изге декада уңаеннан 4 декабрьдә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. белән берлектә “Тормыш сынавына бирешмә” акциясе кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашлары белән очрашып, аларның хәлен белештеләр һәм җылы сүзләр әйтеп, күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар. Бу күркәм гамәл — авылдашларга хөрмәт һәм ярдәм йөзеннән чыккан изге йөрәк җылылыгы һәм бердәмлек символы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International