ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Татар халкы гомер - гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк – ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. 17 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Авылның төп байлыгы - хезмәт сөючән кешеләре” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә “Урак 2023” не яктырткан газета – журналлардан төзелде. 

.

.

Әбде авыл китапханәсендә рус язучысы, рус музыка белеменә нигез салучыларның берсе Владимир Федорович Одоевскийның туган көненә багышлап «Пѐстрые сказки Одоевского» исемле чара үткәрелде. Чара барышында балаларга презентация күрсәтелде һәм иҗатына күзәтү ясалды. Владимир Федорович укучыларга иң беренче чиратта "Городок в табакерке" һәм "Мороз Иванович" әкиятләре авторы буларак таныш. Аның китаплары тырыш, дус, игелекле, намуслы булырга өйрәтә.

Казаклар авылы китапханәсендә, якташыбыз, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай – Кәриминең тууына - 90 ел тулу уңаеннан тематик кичә үткәрелде.

Теләче үзәк китапханәсендә балаларда йорт хайваннарына карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән "Минем яраткан йорт хайваннарым" дип исемләнгән күңелле чара уздырылды. Чара барышында балалар йорт хайваннары тормышы турында бик күп гадәти булмаган һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр, йорт хайваннары турында фикер алыштылар, табышмакларга җавап бирделәр.

Чәчәкләрнең һәммәсе дә күзне иркәли, тирә-юньгә ямь тарата. Алар безгә матурлык өләшә.  Кеше һәрчак матурлыкка омтыла. Чәчәкләр яраткан кешенең күңеле чиста, саф була. Кемдер тере чәчәкләрдән бәйләм ясый, кемдер халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен саклый: чәчәкләрне сөлгеләргә, кулъяулык, ашъяулык һәм мендәр тышларына чигә.  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 15 нче август көнне “Туган ягым гөлләр иле” дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәгә  чәчәк бәйләмнәре куелды.

Теләче үзәк китапханәсендә китапханә лагеренең икенче көне программага бай булды. Балалар үзләрен китапханәче ролендә сынап карадылар. Башта балаларга китапханәче һөнәре, аның нинди вазифалар башкаруы турында белешмә бирелде. Балалар бу һөнәрне бик кызыксынып башкардылар. Китап - журналлар кабул итәргә һәм бирергә өйрәнделәр, формуляр тутырдылар.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фонды 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне ике тапкырга арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәләрне 140 000 артык пенсионер ала.

18 нче август лагерьның ахыргы көнендә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Библиопикник" оештырдылар. Пикник вакытында төрле күңелле, кызыклы уеннар үткәрелде. Китапханәчеләр шулай ук ​​"Китап ГТО"сы үткәрделәр.

Теләче үзәк китапханәсендә үтүче китапханә лагерының дүртенче көне юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. Уку залында балалар өчен "Имин йөрик юлларда" дип исемләнгән уен - дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International