2023 елның 16 маенда «Батыр» спорткомплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Ак Ладья» шахмат буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда мәгариф бүлеге начальнигы Н.В. Карпова катнашты. Ярышларда районның 10 мәктәбеннән 84 яшь шахматчы катнашты.
Казан шәһәрендә "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл, бәйгенең соңгы этабына кадәр үтеп, 2 урынны яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Котлыйбыз! Һәм Назлыгөлгә алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.
Теләче үзәк китапханәсе 12 майдан 15 майга кадәр «Минем гаиләмнең яраткан китабы» онлайн-акциясе үткәрде. Акциядә катнашучыларның барысы да яратып укыган китапларын тәкъдим итте. Чөнки һәр укучының иң яраткан, иң истә калган китабы бар, ул күңелдә тирән тәэсирләр калдыра. Балачакта яратып укыган китап -ул хәтердә, йөрәктә мәңгегә кала, беркайчан да онытылмый.
Бу көннәрдә Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар дәүләт Теләче авылының янгын сүндерү бүлегендә кунакта булып кайттылар.
Гаилә - безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, бу - якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләребез. 15 май көнне Халыкара гаилә көне кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре үрнәк гаиләләр белән "Минем гаиләм - Минем шатлыгым"дип исемләнгән тематик очрашу үткәрделәр.
15 майда Россиядә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаилә...
19 нчы май һәр елны Пионерлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Баландыш төп мәктәбендә озак еллар вожатый булып эшләгән Мубаракшина Ф.Г. Баландыш авылы музеена экскурсия оештырды һәм укучыларны Пионер оешмасы тарихы белән таныштырды.
19 майда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабы узды. Әлеге бәйгедә Теләче 2нче балалар бакчасының "Балачак" театр коллективы татар халкының "Ике кыз" әкияте нигезендә куелган спектакль белән катнашты. Сәхнәдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 10 минутлык спектакльдә татар телендә тулы бер тарих сөйләргә туры килде. Безнең кечкенә артистлар куелган бу бурычны төгәл үти алдылар: бирелгән вакыт эчендә үз рольләрен оста башкардылар. Театр коллективының эшен компетентлы жюри бәяләде.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр музей, экспонатлар, экскурсовод кебек төшенчәләр белән таныштылар. Музейга барганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары экскурсовод ролендә булдылар, чиратлашып балалар бакчасы мини-музееның төрле экспонатлары турында сөйләделәр.
15 май Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм клуб белән берлектә Россиянең танылган шагыйре һәм язучысы, СССР һәм РФ Дәүләт премияләре (1978, 2010, үлгәннән соң) лауреаты, алтмышынчы елларның иң популяр шагыйрьләрнең берсе - А.Вознесенскийның 90 еллыгына багышланган «Советская поэзия как зеркало Союза» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында күзәтү уздырылды. Катнашучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында видео-презентация күрсәтелде, шулай ук А. Вознесенский шигырьләренә иң яхшы җырлар язылып кергән «Витражных дел мастер» музыкаль фильмыннан өзекләр тәкъдим ителде.