15 майда, табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе “Тормыш яме - гаилә белән” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Чара барышында гаиләләрдә килеп чыга торган проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу турында сөйләнде. Шулай ук, З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре” дигән китабына күзәтү ясалды.
Халыкара Гаилә көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе "Бергә булу бәхете" акциясен үткәрде. Бу көнне авыл халкы ромашка таҗларына гаилә һәм аның төп кыйммәтләре турында үз фикерләрен язды. Ромашка - гади, ләкин шул ук вакытта гаҗәп матур чәчәк. Ул бәйрәмнең символы булып тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли. Авылда яшәүчеләргә һәм кунакларга мәгълүмат буклетлары һәм котлау открыткалары таратылды. Бу чара кешеләргә гаилә кыйммәтләрен саклау мөһимлеген искә төшерүгә юнәлтелгән.
Гаилә – бәхет ачкычы, диләр. Чыннан да шулай, табигать тә бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Тулы канлы гаиләдә без үзебезне ышанычлы, терәк-таянычлы итеп хис итәбез. Тормышта бер-береңә кирәк булып яшәүгә җитәме соң! Гаиләләрегездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын.
Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре мобилизациягә киткән егетләрнең гаиләләренә барып, әниләре белән очраштылар. Һәм үзләренең күчтәнәчләрен тапшырдылар. Китапханәдә “Гаилә учагында китап җылысы” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә гаилә турында, балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте турында китаплар куелды.
Теләче стадионында гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-10 сыйныф укучылары арасында күпбәйге буенча Спартакиада узды, ул һәлак булган ефрейтор Кириллов Олег Анатольевич истәлегенә багышланды. Ярышларда Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты. 5 сыйныф укучысы Гайнетдинов Р.атуда 1 урынны, Саруханян М. отжимание буенча 2 урынны, Мөбарәкшина Ч. граната ыргыту буенча 2 урынны алды. Котлыйбыз!
Теләче стадионында Олы Мишә урта мәктәбен тәмамлаган ефрейтор Кириллов Олег Анатольевич истәлегенә багышланган Спартакиада үткәрелде. “ФОРПОСТ” отрядлары һәм 5-10 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән әлеге ярышта безнең укучылар да актив катнаштылар. Алар турникта тартылу, пневматик мылтыктан ату, йөгерү, граната ату, туп этәрү, куллар белән җирдән этенү, вакытка АКМ – 74 автоматын сүтеп җыю, противогаз кию кебек ярышларда көч сынаштылар.
Укытучылар һәм остаз елы, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 12 майда район мәдәният йортында “Теләче йолдызчыгы» фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальнең максаты-Теләче районы балаларының талантларын ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Фестиваль-конкурс җиде номинация буенча 4 турда узды. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан зурлар төркемендәге тәрбияләнүчеләре ( Фәтхуллина С. А., Рафикова С. Л.) «Конферанс» номинациясендә 1 урын диплом, мәктәпкә әзерлек төркемендәге тәрбияләнүчеләре ( Стаценко С. Р., Биктимирова З.Л., Назарова В. О.) «Вокаль ансамбль» номинациясендә 1 урын дипломга лаек булдылар, балаларны әзерләүче тәрбиячеләр Сафина Р.К. һәм Минһаҗева Г.Р. Котлыйбыз!!!
17 май көнне укучыларга урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан, Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада 9 сыйныф укучылары катнашты.
Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
17 май конне Эбде авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
15.05.2023 елдан 25.05.2023 елга кадәр Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча халык сорауларына җавап бирәчәк