ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2023 ел
сишәмбе

11-13 майда Уфа шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова һәм аның тәрбияләнүчесе Майсурадзе Захар V ачык Евразия сугыш сәнгате Уеннары кысаларында «Евразия Кубогы - 2023» халыкара турнирында катнаштылар. Турнир нәтиҗәләре буенча, Захар кимоносыз дисциплинасында 2 урынны, ә кимоно белән дисциплинасында 3 урынны алды.

Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 

12 май конне Узэк авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Ләкин аны гамәлгә ашыру һәркемгә дә мөмкин түгел. Беренчедән, бу Россия Федерациясендә бер-берсен читләштерүче законнар күп булу сәбәпле була. Күп кенә законга нигезләнгән актлар теге яки бу законның нигезләмәсен «юк» дип бәяли һәм РФ Конституциясенең төп нигезенә каршы килә. Һәр баланың үз хокуклары һәм бурычлары бар. Балалар законнарны  олылар үрнәгендә өйрәнәләр, әлбәттә укытучылар ярдәме белән. 12 майда Шәтке авыл китапханәсендә кеше хокуклары турында буклетлар ясап, балаларга тараттык.

Олы Мишә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә батырлык дәресе үтте. Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган бу дәрестә, махсус хәрби операциядә булып, ялга кайткан егетләребез дә катнашты. Балалар үзләренең чыгышлары аша илебезгә иминлек теләделәр, солдат-егетләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Батырлык дәресе балаларга патриотизм, батырлык, горурлык, туган илне ярату тошенчәләрен аңларга ярдәм итте.

Шуңа бәйле рәвештә 12 майда Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Путешествие в страну забытых игр» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара башында алар катнашучыларны татар халкының мәдәнияте, милли костюмнары, орнамент үзенчәлекләре, көнкүреше һәм бәйрәмнәре белән таныштырдылар. Шулай ук татар милли киемнәрен билгеләүче, камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсен аңлаттылар. Балалар татар халкының милли бәйрәмнәре Сабантуй, Карга боткасы бәйрәмнәре турында тулырак белделәр, табышмакларны чиштеләр, татар халкының мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр.

Фестиваль-конкурска бу елның 20 гыйнварыннан старт бирелде. Фестивальдә 5 яшьтэн алып 17 яшькә кадәр балалар катнашып, үзләрен төрле яктан сыный алдылар.  Быелгы Фестиваль педагог һәм остаз елына, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Фестивальнең максаты булып, Теләче районы балаларының сәләтләрен ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү торды. Фестиваль-конкурс 4 турда  җиде номинация буенча узды. Сайлап алу турларында барлыгы 400 дән артык бала катнашты һәм шуларның 218 е Гала концертка узды.

“Илне саклау – изге бурыч” – Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетебез Әхмәтҗанов Ришат белән очрашты.

2023 елның 12 маенда «Батыр» спорткомплексында 1-4 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча район турниры узды.

    Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Шармыш авылы китапханә  укучылары һәм кунаклары «Май месяц идет — пора в огород» дип исемләнгән күргәзмә ярдәмендә орлыкларны һәм туфракны чәчүгә әзерләү буенча киңәшләр белән таныша алачаклар; төрле культуралар үсентеләрен ничек һәм кайчан дөрес утырту серләрен, тәҗрибәле бакчачыларның ашламаларны дөрес куллану турында тәкъдимнәр беләчәкләр.”Бакчада компостны ничек ясарга һәм кулланырга?”; “Культураларны авырулардан һәм корткычлардан  ничек сакларга?” кебек сорайларга да җавап таба алачак.

11нче май көнне Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Йосыпова Г.Ф. Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының татар телендә белем һәм тәрбия бирүче тәрбиячеләре арасында уздырылган “Иң милли тәрбияче” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты. Әлеге чарада аңа бәйгенең  “Милли колоритлы дидактик уен” номинациясендә беренче урын яулаган өчен диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International