ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Әлбәттә, якыннары кыска вакытка булса да кадерле кешеләренең кайтуына бик шат, аларның хисләрен сүзләр белән генә аңлату кыен, озак вакыт күрешми торгач һәм борчылып көткәннән соң, газиз улларын кочаклау мөмкинлеге бигрәк тә әниләр өчен зур бәхет.

   Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә сугыш зонасыннан кайткан авылдашлар белән очрашып әңгәмә үткәрде. Очрашу барышында хәрби егетләребезгә үзебезнең рәхмәтләребезне, ышанычыбызны җиткереп саулык-сәламәтлек теләсәк, алар безгә: «Тату хезмәт итәбез, кайда булсак та без бергә, бер-беребезгә булышабыз», - дип кыска җавап бирделәр.

Аның байлыкларыннан кешеләр борынгы заманнардан ук файдаланган. Үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре турындагы мәгълүматлар буыннан-буынга тапшырылып килгән. Язма әдәбият барлыкка килгәч, аларны махсус китапларга теркәп бара башлаганнар, бу исә аларны тормышта куллану даирәсен тагын да киңәйткән.

   11 май көнне Теләче үзәк китапханәсендә "Табигать - иң яхшы даруханә” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Әлеге күргәзмәдә  дару үләннәре, сәламәт яшәү рәвеше,  аларны ничек дөрес итеп файдалану турындагы әдәбият урын алды.

Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 

11 май конне Кече Кибэ-хужа авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела. Җиңү көне - бәхет, шатлык, елмаю һәм чәчәкләр бәйрәме, шулай ук ул тыныч күк йөзе өчен ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Теләче районы китапханәчеләре мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, авылдашлар өчен күп кенә патриотик рухта булган төрле чаралар уздырды. Алар арасында хәтер сәгатьләре, тыл ветераннар белән очрашулар, акцияләр, Георгий тасмасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класслар, батырлык дәресләре һәм башкалар. Шулай ук, китапханәчеләр авылларда, район үзәгендә узган митингларда һәм Җиңү парадында  катнашты.

Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. Георгий тасмасы - ул дөньяны фашизмнан коткарып калучыларга - хәтер символы; фронт өчен барысын да биргән кешеләргә -рәхмәт билгесе, ветераннарга- хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен- горурлык символы.  Безнең киемне бизи торган Георгий тасмасы аерым горурлык хисе тудыра. Бәйрәм көннәрендә күкрәкнең сул ягында Георгий тасмасын элмәк һәм бант рәвешендә бәйләү һәм горур рәвештә йөртү традициясе бар. Бу тасмаларга карап, һәркем үз Героен искә ала, чөнки Россиядә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Җиңүчеләр турында  тарихи истәлекләрне саклап калу безнең изге бурычыбыз.

2023 елның 18 мартыннан 22 июньгә кадәр Бөтенроссия Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә “Хәтер бакчасы” исемле агач утырту акциясе уза. Һәр утыртылган агач – хәтер һәм рәхмәт символы. Бөек Җиңү көне алдыннан Баландыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән берлектә, Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Аның максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү. Бу гамәл - безнең илнең һәм бөтен дөньяның йөзләгән мең кайгыртучан кешеләрен берләштергән хәрәкәт, безнең азатлык өчен көрәштә гомерләрен биргән кешеләрнең хәтерен мәңгеләштерү. Моннан тыш, акция шулай ук экология өлкәсендәге актуаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән – шәһәрләрне, авылларны яшелләндерү, урманнарны тергезү.

Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 

4 май конне Шэтке авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Чарага тыл ветераны Хәбибуллина Мөршидә апа һәм Алан урта мәктәбе укучылары чакырылган иде . Балаларга сугышның нәрсә икәнен, халкыбызга күпме кайгы китергәнен аңлау авыр. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – ерак тарих. Безнең бурыч-балаларга сугыш чоры фаҗигасен, балаларның җилкәсенә төшкән сынауларның бөтен авырлыгын мөмкин кадәр күбрәк аңлату. Мөршидә апа балаларга  сугыш чоры балаларының күпме михнәт күрүләрен,олылар белән рәттән тылда ничек хезмәт итүләре турында сөйләде,балалар биргән һәр сорауга да тулы җаваплпр бирде,аларга изге теләкләрен җиткерде.

Баландыш авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIV халыкара акциясендә катнашты. Чарада 4-5 сыйныф укучылары катнашты. Ул сугыш турында хикәяләр һәм шигырьләр укыган.Балалар хикәяләрне игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International