Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала. Сугыш чоры балалары, тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип аталган Халыкара акциягә кушылды. Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ул нәфис һәм документаль фильмнарда, китапларда, шигырьләрдә, җырларда мәңгеләштерелгән. Бу вакыйга уңаеннан китапханәдә Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» акциясе кысаларында кычкырып укулар үткәрделәр. Бу балаларның укуына ярдәм итү буенча зур масштаблы чара. Чарада балалар совет авторлары К.Симонов, с. Маршак һ. б. язучыларның әсәрләрен укыдылар. Чара барышында укылган шигырьләр Ватан хакына кешеләр тарафыннан башкарылган батырлыклар турында.
Кукмара районының "Батыр" үзәгендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлап, Кукмара металл заводы акционерлык җәмгыяте призы өчен кул көрәше турниры үтте. Аның максаты - малайлар һәм кызлар арасында кул көрәшен популярлаштыру, спорт осталыгын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Теләче районы командасы составында Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Набиуллин Р. һәм Сагъдиев С. уңышлы чыгыш ясадылар.
Йорт, квартира, җир һәм башка мөлкәткә хокук бирелгән очракта шуны рәсмиләштерү буенча киңәшмә үткәрдек. Районда регистрациягә алынмаган байтак җирләр, биналар, гомумән объектлар бар. Әлеге мәсьәләдә бездә дә әле закон нигезендә тәртипкә китереп бетерәсе була. Рөстәм Рәүфович авыл җирлекләре башлыкларының һәм әлеге өлкә буенча җаваплы белгечләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде.
Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
11 май конне Кече Кибэ-хужа авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында “Иң милли тәрбияче” бәйгесе үтте.Бәйгенең йомгаклау этабы Биектау районының Ямаширмә авылының “Йолдыз” балалар бакчасында узды.
Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Совет халкының фашистлар Германиясен тулысынча җиңүгә ирешүенә 78 ел вакыт үтте. 9 Май алдыннан Олы Мишэ урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. 8 май көнне мәктәбебез укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Геройларга мәңгелек дан” дигән чарада катнаштылар.
Татарстан Республикасында балалар регбисын популярлаштыру, шулай ук балаларны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 4 майда "Батыр" спорткомплексында " Уенда бул!» дип исемләнгән тег-регби буенча спорт ярышы булып узды. Укучылар өчен яңа спорт төрендә МБГБУ-Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс командасы катнашты. Балаларга уенның яңа төре ошады, алар көндәшләре белән бик теләп ярыштылар һәм яхшы уен күрсәттеләр. Алга таба да спорт уңышлары аларга !