5 май көнне Баландыш төп мәктәбенең 2-4 нче сыйныф укучылары, тренерлары Заббаров А.Ф. җитәкчелегендә, район күләмендә үткәрелгән тэг-регби уенында катнашып, мактаулы III урынны яуладыоар. Укучыларны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы спорт ярышларында да зур уңышлар телибез!
Георгий тасмасы халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы һәм ныклыгы символы булып тора. МББУ – Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары да «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар.
6 май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучы балалар белән "Бабама Җиңү өчен рәхмәт!" исеме астында кул эшләре конкурсы үткәрде. Конкурсның төп максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда һәм яшьүсмерләрдә Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.
5 көнне Олы Нырсы авыл җирлеге биләмәсендә, мәдәният хезмәткәрләре катнашында һәйкәл яннарын җыештыру буенча өмә булып үтте. Һәйкәл яннары чүп-чарлардан арындырылды, һәйкәл агартылды, коймалар буялды, чәчәкләр утыртылды.
Ул 2010 елдан бирле 9 май алдыннан үткәрелә. Акция укуга җәлеп итүче зур масштаблы чараларның берсе, аның максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү.
Әлеге билгене дөрес итеп беркетү һәм тагу буенча киңәшләр бирелде.
Гергий тасмасы – дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңү өчен горурлык һәм фронт өчен барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.
5 май көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2023» Халыкара акциясенә кушылды. Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып Самара өлкә балалар китапханәсе тора. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Китапханәдә балаларга М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Бүреләр”, “Моабит дәфтәрләре”, З.Зәйнуллинның “Сугыш алды малайлары” һәм Фатих Кәрим әсәрләре укылды.
Кара сызыклар – төтенне, ә кызыл-сарылары - утны символлаштыра. Ә биологлар мондый төсләр комбинациясе кисәтү дип раслый, дәүләт чикләрен бозучы һәркем җитди каршылык алачак. Алар бу тасманы куркыныч юлбарыс һәм кечкенә булса да, бик куркыныч бал кортлары белән чагыштыралар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янын җыештырдылар. Узган елгы коры үләнне, яфракларны җыеп алдылар. Буяу белән буядылар һәм агачлар утырттылар. Һәйкәлне төзекләндерү -сугышта үлгәннәр алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хөрмәт. Хезмәт нәтиҗәсен күрү бик күңелле булды, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янындагы чиста территория тирә-юньдәгеләрне сөендерә, һәр җирдә чиста һәм матур.
Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер булып тора. “Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, ә алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык.
5 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Георгий тасмасы ярдәмендә брошкалар ясадылар.
Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.