Сугыш турында истәлекләрне без өлкәннәр сөйләвеннән һәм китаплардан укып кына белә алабыз. Китаплардагы истәлекләр безне 1941 елда башланган фаҗигале көннәрдән алып 1945 елгы Җиңүгә чаклы озата бара.
Аның максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе уңаеннан бәйрәм атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарны искә алу.
Теләче районы китапханәчеләре Бөек Җиңүнең 78 нче елын каршылап, «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясендә катнашты һәм тәрәзәләрне Җиңүнең төп символлары: йолдызлар, тасмалар, язулар, шарлар, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде. Акциядә катнашу - илебез өчен гомерләрен биргән геройларга һәм Җиңүне якынайтуда ярдәм иткән тыл хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәт белдерү.
Шармыш авыл китапханәсе Ватанның батырлык үткәненә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан Самара региональ балалар китапханәсе үткәргән «Читаем детям о Великой Отечественной войне» халыкара акциясенә кушылды.
Балалар иҗат үзәге түгәрәкләренә йөрүче балалар Җиңү көне алдыннан “Җиңү тәрәзәләре ” Бөтендөнья акциясенә бик теләп катнаштылар. Алар үз сыйныф бүлмәләренең тәрәзәләрен тынычлык күгәрченнәре фигуралары, котлау язулары, бәйрәм открыткалары белән бизәделәр. Укучыларның иң зур теләге сугышның тиз көннәрдә тәмамлануы, күкләребезнең аяз һәм тыныч булуы.
5 май көнне Теләче балалар китапханәсе ел саен үткәрелә торган “Балаларга сугыш турында укыйбыз” XIV нче Халыкара акциясенә кушылды. Акция балаларның укуына ярдәм итү өчен булдырылган зур масштаблы чара.
Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары районның туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Теләче музее үзебезнең төбәкнең бай һәм кызыклы тарихын чагылдырган экспонатлар белән безне бик сокландырды. Укучыларыбыз үзләре өчен бик файдалы һәм бай материал белән кайттылар.
4 май көнне Сауш авыл китапханәсендә Җиңү көненең төп атрибутларының берсе булган «Георгиевская лента» брошкасын ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Очрашуда катнашучылар бу символның барлыкка килү тарихы белән танышып: тасма төсләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Аларга Георгий тасмасын ничек дөрес тагарга кирәклеге турында аңлатылды. Ул чыннан да халык хәтеренең, әтиләрнең һәм бабайларның батырлыкларына хөрмәт символы булсын өчен, күкрәкнең сул ягында гына, йөрәк янында куелырга тиешлеге әйтелде.
Бу сугыш кырларында һәлак булганнар турында изге истәлек.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Сугыш чоры балалары хезмәткәрләрне шатланып каршы алды. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән 4нче май көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар арасында “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.