Теләче үзәк китапханәсендә 19 май - Матбугат көне уңаеннан “Матбугат битләреннән” дип исемләнгән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларны тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Бүгенге көндә Теләче үзәк китапханәсе 59 исемдә газета-журнал алдыра. Китап укучыларыбыз “Российская газета”, “Республика Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” газеталары, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Сельская новь”, “Вокруг света”, “Идел” һ.б. журналлар белән китапханәгә килеп таныша ала.
19 май көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Пионерлар көненә багышланган тематик чара үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә сөйләвеннән балалар пионер оешмасының символлары, Советлар Союзлар вакытында һәр мәктәптә танталу рәвештә пионерга кабул ителү чарасы ничек узганы, ант, пионер законнары, пионерлар нәрсә белән шөгыльләнгәне, нинди чаралар үткәргәннәре, Тимурчылар хәрәкәте турында белделәр. Шулай ук Пионериянең якты, бәхетле, якланган балачак, өметләр һәм планнар белән тулы, үз иле өчен горурлык хисе белән көчле, кайгыртусыз, әмма иртәгәсе көнгә ышаныч биргәнлеген аңладылыр.
Максабаш авыл китапханәсендә балалар белән "Террорчылык – кешелек дошманы" дигән исем астында әңгәмә узды. Укучыларга терроризм һәм экстремизм проблемасының мөһимлеге һәм әһәмияте, сәбәпләре турында әйтелде. Әңгәмә барышында «терроризм», «экстремизм», «теракт» һәм башка төшенчәләр турында сөйләнелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү.
17 майда 2009 елдан бирле Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Тормышта һәркем авыр хәлләргә юлыгырга, үзе генә хәл итә алмаслык проблемалар килеп туарга мөмкин. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора. Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар белән "Ышаныч телефоны нәрсә ул? Һәм аны ничек кулланалар” исемле темага әңгәмә алып барылды. Китапханәче укучыларны беренче ышаныч телефоны тарихы белән таныштырды, аларның тормышында проблемалар килеп туганда ярдәм күрсәтерлек якыннары булуы турында сорашты, ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырды. Очрашу ахырында чарада катнашучыларга буклетлар таратылды.
Шармыш авыл китапханәсендә «Точный ход» исеме астында шашка уены буенча турнир үтте. Шашка – ул фән, спорт, сәнгатьне үз эченә алган логик уен, Конкурсның төп максаты - логиканы, игътибарлылыкны һәм фикерләү сәләтен үстерүче бу мавыктыргыч уенга кызыксыну уяту. Китапханәче әлеге уен тарихы белән таныштырды. Соңыннан укучылар уен кагыйдәләрен искә төшерделәр. Катнашучылар игътибарына шашка буенча махсус әдәбият күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Дети говорят телефону доверия - ДА!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрделәр. Алар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Шулай ук әлеге хезмәтнең эше һәм балалар бу телефонга ничек ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алулары турында да аңлаттылар. Белгечләр ярдәме кирәк булганда, бергәләп төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында чарада катнашучы балаларга ышаныч телефоны номеры язылган визиткалар таратылды.
Теләче балалар китапханәсенең яшь китап укучылары белән ял паркында «Гаилә һәм йорт һәрнәрсәгә башлангыч» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде.
Халыкара Гаилә көне уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән "Минем гаиләмнең кадерле ядкарьләре" исемле чара уздырдылар.
Укучыларга урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан, Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада 9 сыйныф укучылары катнашты.
Укучыларга урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан, Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада мәгариф бүлеге методисты Ахматвалиева Г.Ф. һәм 9 сыйныф укучылары катнашты.