17 августта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен "Халык мәдәнияте традицияләрендә киләчәк кыйммәтләре" дигән темага август киңәшмәсе булып үтте.
Секция эше педагогик хезмәткәрләрнең район август киңәшмәсе кысаларында үткәрелде. Утырышның темасы - "Мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлеген Федераль белем бирү программасына ярашлы рәвештә планлаштыру". Секция эшендә балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.
Игенче, итекче, кисүче, чигүче, зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, нәфис әйберләр эшләүче һәм шундый бик куп һөнәрләр арасында балта остасы да бар… Халкым тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылган, һәм сокланырлык итеп көн итә дә белгән.
Әлеге дата - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Россия флагы – горур җилферди” дигән чара үткәрелде. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Чара барышында балалар флагның иң беренче ничәнче елда рәсми статуска ия булуын, төсләре нәрсәне аңлатканын белделәр. Ахырдан балалар флаг рәсемнәре ясадылар.
2023 елның 22 августында район мәдәният йортында «Төп юнәлешләр һәм сыйфат күрсәткечләре контекстында Теләче муниципаль районында мәгариф торышы» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Әлеге чара кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе коллективы Укытучы һәм остаз елын, шулай ук мәктәбебезнең 40 еллык юбилеен яктырткан күргәзмә оештырды.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында китап укучылар өчен “ Россия флагы – безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәм тарихы, дәүләт символлары турында сөйләде. Китап укучылар Дәүләт тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр, Россия символлары турында табышмаклар чиштеләр.
Бу сүзләрнең асыл мәгънәсе еллар белән ачыла гына бара. Чыннан да, яхшылык кылу, кешеләргә яхшылык теләү – олы күңел байлыгын таләп итә торган әйбер икән ул! Шуларны аңлату максатыннан 20 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Яхшылык җирдә ятмый” - дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Теләче үзәк китапханәсендә яшь укучылар өчен «Россия символларында – ил тарихы» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чараның максаты – балаларда илнең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү. Китапханәче флагның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге тарихы турында сөйләде. Триколор төсләренең нәрсә аңлатканын, дәүләт флаглары кайчан һәм кайда эленгәнен аңлатты. Балалар флаг белән бәйле кызыклы фактларны ишеттеләр.
Еш кына төрле сораулар өстендә уйланасың: "китап укучыны китапханәгә ничек җәлеп итәргә була?» , "укучының нинди мәгълуматлар, нинди китаплар алырга теләгәнен белү бик тә зарур?».
Казаклар авыл китапханәсе урта һәм өлкән мәктәп яшендәге укучылар өчен «Ялгыш язмышлар» дип исмләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Чарада наркотиклар һәм аларның кеше организмына тәэсире турында сөйләнде. Әңгәмә барышында балалар яшьләрне наркотик чоңгылга кем һәм ничек тарта, психоактив матдәләрне сынап карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга, кешенең наркотикларга бәйлелеге, аларны куллану нәтиҗәсендә шәхеснең таркалуы турында белделәр. Чара барышында «Бер ялгыш адым һәм…бер гомер» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.