Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрн елы уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Әбием сандыгы - үткән тарих” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада балалар татар халкының милли киемнәре, чиккән сөлге, тәсбих, татар халкының милли бизәнү әйберләре, милли ризыклары һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Ахырда “Түбәтәйле”, “Галиябану” кебек татар халык уеннарын уйнадылар.
Мәдәният - ул кеше хезмәте аша барлыкка килгән бар нәрсә: техник уңайлыклар һәм рухи кыйммәтләр, фәнни ачышлар, хокукый һәм этик формалар, сәнгать әсәрләре һ. б.
Ул 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә оештырыла. Шигърият, мөгаен, кешелекнең гениаль казанышларының берседер.
Ачы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Противодействие коррупции» дип исемләнгән мәгълүмати стенд эшләнде. Мәдәният хезмәткәрләре тематик балаларга һәм авыл халкына әңгәмә үткәреп, кирәкле мәгълүматны җиткерергә тырыштылар. Стенд ярдәмендә катнашучылар Россия Федерациясенең «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законы, коррупция формалары һәм коррупция илнең икътисади үсешенә ничек тәэсир итүе хакында статьялар белән таныштылар.
Расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау башланды. Элеге конне мондый чара «Агролак» ЖЧШ дэ башкарылды.
2023 елның 27 мартында Теләче районында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналарның БДИны тапшыру көне», акциядә 25 ата-ана катнашты. БДИ тапшыру пункты эше МББУ-Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. 2023 елгы акциянең предметы булып рус теле тора, ул барлык укучылар өчен мәҗбүри.
Һәм аның нинди китап булуы мөһим түгел - сәнгать яки фән, рәсемле яки рәсемсез китап, дәреслек яки сәнгать альбомы. Иң мөһиме – укучуның әлеге китаптан нинди хисләр, нинди белем һәм тәэсирләр алуы. Төрле яшьтәге укучылар өчен 14 кызыклы китап агымдагы елның беренче кварталында китапханә тарафыннан алынган. Шармыш авылы китапханәсендә укучылар өчен "Мин дөньяны китап ярдәмендә ачам" китап күргәзмәсенә күзәтүләр бара. Күргәзмә киштәләрендә укучылар үзләрен кызыксындырган искиткеч шигырьләр, әкиятләр, маҗаралар, мавыктыргыч детектив хикәяләр, онытылмас классик, фэнтези һәм башка популяр заманча проза әсәрләре таба ала.
Безнең Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ай дәвамында «Макулатура җыеп – агачны коткар! " экологик акциясе кысаларында макулатура тапшырдылар. Безнең балалар бакчасында әлеге чара даими рәвештә үткәрелә. Быелгы ел-искәрмә түгел. Малайлар һәм кызлар икенчел чималны эшкәрткәндә экологиянең яхшыруын бик яхшы белә.
Баландыш төп мәктәбендә “Һәр кошка сыерчык оясы һәм җимлек ” акциясе тәмамланды. Акциянең максаты : укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Бу эштә мәктәп укучылары әтиләре белән берлектә катнаштылар. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары активлык күрсәтте. Кош оялары, җимлекләр төрле формада , төрле зурлыкта килеп чыкты. Иң мөһиме : сыерчыклар һәм башка кошлар өчен уңайлы булуы шарт булып торды.Яз көне кошларга оялар куеп аларны каршылау – борынгы халык традициясе. Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмый, ә безне, туган авылыбыз халкын, үз җырлары белән сөендерә дә.
Урман - табигатьнең иң бөек иҗаты, җирнең матурлыгы һәм горурлыгы. Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 1971 елның 21 мартыннан башлап билгеләп үтелә. 22 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Яшел урманнар һәм урман могҗизалары турында китаплар» дип исемләнгән кычкырып уку оештырылды.