ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2023 ел
сишәмбе

23 мартта Шәтке  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Шәтке авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр.

Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Су - яшәү чыганагы” исемле темага экологик сәгать уткәрелде. Укучыларга су, аның чыганаклары турында мәгълумат бирелде, үз авылыбызда булган сулыклар, чишмәләр, елгалар турында презентация күрсәтелде.

Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар, иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар.

Иске Җөри  авылы китапханәчеләре  “Ак каен” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар Нәүрүзбикәгә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр,  уеннар уйнадылар һәм ахырда Карга боткасы белән сыйландылар.

21 март көнне Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әйләнә-тирәбездәге экология” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды.

Нәүрүз – кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Бу бәйрәм һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла. Бәйрәмдә элек-электән килгән гореф-гадәтләр искә алына, шулай ук җыр-биюләр, төрле уен-көлкеләр белән уза.

21 мартта Алан авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Ач, шигърият, серләреңне!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага авылыбызның каләм тибрәтүчеләре  һәм шигърият сөюче китап укучыларыбыз  килде.

Балалар иҗат үзәге укучылары Исмәгыйлев Вилдан, җитәкчесе Рәхмәтуллина Н.В., Зәйнетдинова Илүзә, җитәкчесе Ибраева Р.З.  Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган IV Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. «Яшь эколог» берләшмәсенең иҗат төркеме: Вәлимөхәммәтова Самирә, Борһанова Әлмира, Габделхаева Рәзилә,  Габдуллина Р.Г., җитәкчелегендә, 1 урынны яуладылар.

Бу бәйрәмнең максаты – халыкны шигърият белән таныштыру, яшь талантларга үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирү. Бу көнне сәләтле авторларга премия  бүләкләре тапшырыла, шигырь кичәләре,  китап презентацияләре үткәрелә.   Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсендә дә тематик чара, шигырь укырга һәм тыңларга яратучылар өчен «И вновь душа поэзией полна» конкурсы оешты.

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен “Үз хокукларыңны беләсеңме?” дип исемләнгән хокукый сәгать үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: укучыларның хокук белемнәрен арттыру, бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатлары тәрбияләү. Шулай ук балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

     Ахырдан укучылар язгы каникул чорында уку өчен өйләренә китаплар яздырып алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International