ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан  19 март көнне  Ачы авылы  мәдәният йортында «Минем күңелемдә шигырь  яши» дип исемләнгән  шигъри сәгате узды. Мәдәният хезмәткәрләре  Тихонова Вера һәм  Солтанова Лилия балаларны шигъриятнең матур дөньясына алып керделәр.

Ул безнең барыбызга да планетабыздагы күп кенә экологик проблемаларны хәл итү өчен белем, омтылыш һәм мөмкинлекләр барлыгын искә төшерергә тиеш. Без чиста инешләрне, елгаларны һәм күлләрне күрергә, чиста, беркем дә чүпләмәгән урман буйлап йөрергә, хайваннарны телевизордан гына түгел, ә урманнарда һәм зоопаркларда  күрергә телибез. Ләкин көнкүреш чүп-чарлары, пластик шешәләр һәм металл савытлар безнең табигатебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде.

2023 елның 24 мартында Казан шәһәренең «Әкият» театрында «Ел тәрбиячесе-2023» республика һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Сафина Р.К. барлык сынауларны уңышлы узып, катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Шул уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Театр- яктылыкка илтә» дип исемләнгән балаларның театральләштерелгән эшчәнлеккә кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән чара оештырылды.  Балалар рәхәтләнеп театральләштерелгән уеннар уйнадылар,  яраткан әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Артист булу һәркемгә ошады!

27 мартта Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә каникул виктринасы үткәрелде. Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәенова А.М. әзерләде. 7-8 сыйныф укучылары әдәбият буенча гына түгел, үзебездә җитештерелгән фильмнар буенча да белемнәрен күрсәттеләр. Файдалы һәм продуктив ял!

Мәдәният - ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы. Мәдәниятнең халыкта бердәмлек хисләрен уятуда, җәмгыятьтә, сәясәттә  тоткан урынын бәяләп бетерү мөмкин түгел. Бүген сәнгать дөньясы мәдәният әһелләреннән  җәмгыятьнең  милли үзаңын үстерү,  кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, миллипәрвәрлек, туган җиребезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре уяту кебек кыйммәтле төшенчәләрне алга куеп,  матурлык дөньясына ныклы, ышанычлы  адымнар  белән атлауны сорый. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Мәдәният - ул халыкның җаны, күңел көзгесе” исемле темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.

Һәр мөселман  бу айны зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу гыйбадәт һәм рухи пакълану ае. Шушы санаулы көннәрне мөселманнар изгелектә үткәрергә ашыгалар, динебез  кушканнарын үтәп, изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга һәм мескеннәргә ярдәм итәләр. Рамазан аенда ураза тоту  һәр мөселман өстендә булган бурыч.  Рамазан аенда ифтар ашлары күп үткәрелә. 24 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәчетендә  дә авыл җирлеге башлыгы  Вәлиуллин Миннәхмәт Габдулла улы ярдәме белән  ифтар ашы уздырылды. Бу изге эштә мәдәният хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар.

Китапханә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү даими планлы процесс, аның максаты - китапханә эшчәнлеген һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту. Нәкъ менә шундый нәтиҗәләр белән китапханә хезмәткәрләренең өзлексез белем бирү системасының нәтиҗәлелеге үлчәнә.

9 нчы һәм 20 нче март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында китапханәчеләрнең квалификациясен күтәрү буенча курслар узды. Әлеге курсларда Шәдке, Урта Мишә, Сауш авыллары китапханәчеләре дә катнашты.  

Бу  көнне билгеләп үтү календарьда  1993 елда барлыкка килде. Ә бу көннең бурычы бик гади - бөтен кешелекнең игътибарын су һәм су ресурсларын үзләштерү һәм саклау мәсьәләләренә җәлеп итү. Шуңа күрә 22 март кешелеккә су ресурсларының әйләнә-тирә мохит һәм җәмгыять үсеше өчен гаять мөһим булуын искә төшерү өчен уникаль мөмкинлек булып тора. Сауш авыл китапханәсендә шушы уңайдан «Җирдәге тормыш символы – су» дигән  исем астында танып белү сәгате үткәрелде.  Катнашучылар тормышыбызда суның зур әһәмияте турында видеороликлар карап бик күп кызыклы һәм файдалы фактлар белделәр.

Иске Җөри авылы модель китапханәсенә Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр.

Китапханәчеләр балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, аның заллары, китап фонды белән таныштырдылар. Китапханәнең уку залында балалар   кызыклы  китаплар һәм энциклопедияләр укып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып булуын белделәр. Бигрәк тә балаларга “Интерактив идән”, “Интерактив глобус”, “Электрон китап” ошады. Экскурсия  укучыларда  бик күп якты хисләр калдырды һәм алар каникулда китапханәгә әти-әниләре белән кабат килүләре хакында әйттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International